Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов белән әңгәмә

Рөстәм Миңнеханов: «Безгә ышануларын күрәбез, бу гражданнар алдында зур җаваплылык турында сөйли»


Быел «Бердәм Россия» партиясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Чирек гасыр дәвамында ил зур һәм катлаулы юл үтте, ә Татарстан Россиянең терәк төбәкләренең берсе позициясен ныгытты. Монда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның роле аеруча зур, ул 2010 елдан республиканы җитәкли һәм шушы еллар дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең иң абруйлы лидерларының берсе булып кала.

Рөстәм Миңнеханов партиянең Югары советына керә, «Шәһәр мохите» федераль партия проектының Иҗтимагый советын җитәкли, аның җитәкчелегендә Татарстан шәһәр һәм авылларында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта торган төп милли һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.
«Бердәм Россия»нең 25 еллык юбилее алдыннан без Рөстәм Нургалиевич белән партиянең Татарстан үсешендәге роле, бүген республика алдында торган төп бурычлар һәм гражданнарның ышанычы партия эшен ничек билгеләве турында сөйләштек.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов белән әңгәмә

Рөстәм Миңнеханов: «Безгә ышануларын күрәбез, бу гражданнар алдында зур җаваплылык турында сөйли»

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов белән әңгәмә

Рөстәм Миңнеханов: «Безгә ышануларын күрәбез, бу гражданнар алдында зур җаваплылык турында сөйли»

Быел «Бердәм Россия» партиясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Чирек гасыр дәвамында ил зур һәм катлаулы юл үтте, ә Татарстан Россиянең терәк төбәкләренең берсе позициясен ныгытты. Монда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның роле аеруча зур, ул 2010 елдан республиканы җитәкли һәм шушы еллар дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең иң абруйлы лидерларының берсе булып кала.

Рөстәм Миңнеханов партиянең Югары советына керә, «Шәһәр мохите» федераль партия проектының Иҗтимагый советын җитәкли, аның җитәкчелегендә Татарстан шәһәр һәм авылларында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта торган төп милли һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.
«Бердәм Россия»нең 25 еллык юбилее алдыннан без Рөстәм Нургалиевич белән партиянең Татарстан үсешендәге роле, бүген республика алдында торган төп бурычлар һәм гражданнарның ышанычы партия эшен ничек билгеләве турында сөйләштек.
– Республика алдында агымдагы елга икътисадта нинди бурычлар тора һәм партия проектлары аларны хәл итәргә ничек ярдәм итә?
– Монда «Шәһәр мохите», «Безнең ишегалды» һәм башка партия, республика проектлары нинди роль уйный?
– «Бердәм Россия»нең соңгы елларда Татарстан Республикасының уңышларына керткән өлешен сез ничек бәялисез?
- «Бердәм Россия» белән Татарстан башкарма хакимиятенең шундый якын хезмәттәшлеге ни өчен мөһим? Бу республикага һәм аның халкына нинди өстенлекләр бирә?
- Рөстәм Нургалиевич, чирек гасыр «Бердәм Россия» ил Президенты курсының сәяси таянычы булып кала. Сезнең өчен Россиянең төп төбәкләренең берсендә партия лидеры булу нинди мәгънәгә ия?
– Безнең бурыч бик гади һәм шул ук вакытта бик югары: Татарстан көчле, заманча, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы төбәк, бөтен ил өчен терәк булып калырга тиеш. Без алдагы буыннар тарафыннан булдырылган барлык уңышларны саклап калырга һәм арттырырга, киләчәк буыннарга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга нигез салырга тиеш.
     «Бердәм Россия»нең партия проектлары бу мәгънәдә – ярдәмче корал түгел, ә кешеләр белән турыдан-туры элемтә һәм биредә яшәүчеләр өчен мөһим булган мәсьәләләрне өстенлекле хәл итү мөмкинлеге.
     Биш ел эчендә әлеге эш кысаларында Татарстанда йөзләрчә миллиард сумлык 22 меңнән артык социаль объект төзелде һәм капиталь ремонтланды – мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары, спорт объектлары. Шәһәр мохите үзгәрә, авылда яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр килә. Бу кешеләр көн саен күрә торган нәтиҗә.
- Сез ничек уйлыйсыз, бүген партия алдында беренче чиратта нинди максатлар тора?
– Партия үз алдына гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Бу принципиаль позиция: чит кеше аркасына качмыйча, «бу безнең җаваплылык түгел» дип әйтмичә эшләргә.
– Татарстанны бүген лидер төбәк дип атыйлар. Киләсе унъеллык перспективасына карасак, сез Татарстанны һәм аның үсешендә партиянең ролен ничек күрәсез?
– Сез бу эштә нинди ярдәм чараларын аеруча мөһим дип саныйсыз?
     Мин монда партиянең ролен дәүләт һәм җәмгыятьнең ышанычлы партнеры буларак күрәм. «Бердәм Россия» - үз өстенә җаваплылык ала, иң катлаулы нокталарга бара, җирдә эшли торган кешеләр командасы. Якындагы елларда бездә технологик үсеш һәм кадрлар әзерләүдән алып социаль өлкәне ныгытуга һәм гаиләләргә ярдәм итүгә кадәр бурычлар тора, әмма минем шигем юк: кешеләрнең ышанычына һәм уртак хезмәтебезгә таянып, без әлеге эшләрне уңышлы башкарачакбыз.
     Аерым юнәлеш: махсуслаштырылган реабилитация инфраструктурасын үстерү. Бөгелмәдә «Лилия» шифаханәсе базасында заманча тернәкләндерү үзәге төзелә: аны Россиядә иң яхшыларның берсе итү бурычы тора, Социаль фонд белән килешү төзелгән, эшләр график буенча бара.

     Торак мәсьәләсе дә бик мөһим. 2025 елның августында республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ташламалы ставка буенча, өстенлекле торак алу хокукы белән социаль ипотека программасы эшләтеп җибәрелде һәм беренче гаиләләр фатир ачкычларын алдылар инде. Ил Президенты белән очрашуда шулай ук ветераннарга һәм 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә гаилә ипотекасы программасын тарату мәсьәләсе күтәрелде. Владимир Владимирович бу инициативаны хуплады һәм тиешле йөкләмә бирде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына беренче чиратта сәламәтләндерү лагерьларына бару хокукы беркетелгән, мәктәпләрдә бушлай туклану оештырылган, меңләгән сугышчыларыбыз ял итә һәм сәламәтләндерү уза алды. Безнең өчен яклаучыларыбыз һәм аларның гаилә әгъзаларының берсе дә үзен онытылган итеп хис итмәве мөһим.
Бу төбәк чаралары да, муниципалитетлар дәрәҗәсендәге карарлар да, «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды программалары да. Татарстанда меңләгән ветеран эшкә урнаштырылган, йөзләрчә кеше дәвалана һәм тернәкләндерү уза.
– Конкрет чаралар турында сөйләсәк, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тармакланган системасы гамәлдә.
– Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү һәм аларны тыныч тормышка кертү эше ничек оештырылган?
     2025 елда илдә Ватанны саклаучылар елы игълан ителде, ә 2026 ел Татарстан Республикасында безнең сакчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Без авыр вакытларның җәмгыятьне берләштерүен күрәбез: татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр, Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашалар.
Алар эшкә урнаштырылырга, тотрыклы хезмәт хакы алырга, гаиләләре мохтаҗ булмаска, балалар өстәмә ярдәм һәм игътибар алырга тиеш.
– Бу мөһим мәсьәләләрнең берсе һәм ул республикада аерым контрольдә тора. Төп бурыч – сугышчыларыбызга ышанычлы тыл булдыру: социаль ярдәм дә, кешеләрнең игътибары да, кайгыртучанлык та.
– «Шәһәр мохите» партия проекты – аерым, бик мөһим тема. Без эшли генә башлаганда халыкның үз ишегалдында, үз бистәсендә, шәһәрдә нәрсә җитмәвен үзләре хәл итүе мөһим иде. Партия беренче булып тавыш бирү механизмын, кешеләр белән турыдан-туры сөйләшүне тәкъдим итте, ул ишегаллары һәм урамнар дәрәҗәсендә сайлау ясарга мөмкинлек бирде.
     2025 елда партиянең проект эшчәнлеге кысаларында Татарстанда меңнән артык чара узды һәм аларның һәркайсы турыдан-туры милли һәм республика үсеш программаларын гамәлгә ашыруга кертелде.
– 2026 ел гади булмаячак, без бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәбез. Әмма бездә үткән еллар нәтиҗәләре һәм бөтен команданың эше белән әзерләнгән ныклыкның зур запасы бар. Узган ел Татарстанның тулай төбәк продукты 5,73 триллион сумнан артты, сәнәгать җитештерүе индексы 109,9 % тәшкил итте, озатылган продукция күләме 6 триллион сумнан артып китте.
Безнең бурыч – республиканың барлык мөмкинлекләрен туплау, федераль үзәк ярдәменә таяну һәм милли проектларда актив катнашу.
     Нәкъ менә шушы проектны әзерләгәндә Татарстан тәҗрибәсе исәпкә алынды һәм миңа аның иҗтимагый советын ике тапкыр җитәкләү ышанып тапшырылды. Проект төзекләндерү, уңайлы һәм имин киңлекләр булдыру бурычын гына түгел, ә актив гражданлык җәмгыяте оештыру, кешеләрне карарлар кабул итүгә җәлеп итү буенча мөһим иҗтимагый-сәяси бурычны да хәл итә.
Закон чыгару эше турында да әйтмичә булмый. 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе дистәләгән закон проектын тәкъдим итте, икътисадны, социаль өлкәне үстерүгә, гаиләләргә ярдәм итүгә, инфраструктураны яңартуга юнәлдерелгән барлыгы 85 закон кабул ителде. Җирле сайлауларда «Бердәм Россия» 70 % тан артык мандат алды - бу нәтиҗәне күргән һәм безнең командага ышанган халыкның турыдан-туры бәясе.
     Беренче урында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.
– Кабатлыйм: федераль үзәктән алып һәр муниципалитетка кадәр бу җаваплылык булмаса, күп эшләрне башкару катлаулырак булыр иде. Партия проектлары – ул хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге кешеләр җавап бирә торган юл картасы.
     Бу закон чыгару эше дә: 2025 елда гына да фракция әлеге ярдәмне көчәйтә торган 17 закон кабул итүне тәэмин итте, һәм гамәли – безнең сугышчыларыбызның 14,5 меңнән артык гаиләсенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүче «Бердәм Россия» депутатлары беркетелде.
     Икенче өстенлек – гражданнар тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган партия проектларын һәм инициативаларын гамәлгә ашыру. Соңгы биш елда без зур нәтиҗәләргә ирештек: дистәләгән яңа мәктәпләр ачылды, йөзләгән фельдшер-акушерлык пунктлары һәм поликлиникалар төзелде һәм яңартылды, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.
Һәм, әлбәттә, безнең өчен федераль парламентта Татарстанның зур вәкиллеген саклап калу бик мөһим – бу безнең милли проектларда катнашуыбызны дәвам итү, федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлегебез.
– Партия ресурсыннан һәм бу бердәм командадан башка күп кенә карарларны тормышка ашыру күпкә катлаулырак булыр иде. Партия – ул сайлаулар гына түгел, ә даими, системалы эш: җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшеннән алып закон проектларын әзерләүгә һәм эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга кадәр. Башкарма хакимият һәм партия бердәм команда буларак эш иткәндә генә без чакыруларга тиз җавап бирә, өстенлекләрне үзгәртә, кешеләргә аеруча кирәк булган өлкәдә ярдәмне көчәйтә алабыз.
– Минем өчен бу, барыннан да элек, ышаныч һәм нәтиҗә мәсьәләсе. «Бердәм Россия» бүген илдә иң күп санлы сәяси көч, ул барлык төбәкләрдә һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тәкъдим ителгән, Татарстанда кешеләр бездән матур лозунглар түгел, ә конкрет эшләр көтә.
Партия биредә халык һәм хакимият органнары арасында үзенә күрә бер күпер булып тора: без очрашуларда нинди мәсьәләләр күтәрелүен, Халык программасы кысаларында нинди тәкъдимнәр кертелүен, урыннарда кешеләрне нинди сораулар борчыганын күрәбез һәм инде депутатлар корпусы, проектлар һәм программалар аша аларны карарларга әйләндерәбез.
Мондый хезмәттәшлек безгә эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә. Без көчебезне төп бурычларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, социаль инфраструктураны үстерүгә, коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә, яңа эш урыннары булдыруга юнәлтәбез һәм сизелерлек нәтиҗәләргә ирешәбез. Минем уйлавымча, безнең партнерлыкның төп мәгънәсе – Татарстан һәм бөтен ил халкы мәнфәгатьләрендә бер-беребезне ныгыту.
– Татарстан һәрвакыт кешеләр, муниципалитетлар, һөнәри бергәлек фикеренә таянып карар кабул итә торган төбәк булды һәм шулай булып кала да.
     Татарстан – Россиянең терәк төбәге, үсеш драйверы һәм безнең өчен халыктан даими рәвештә кире элемтәне тою, кайда көчәергә, ресурсны кая юнәлтергә кирәклеген аңлау мөһим. Партия ярдәмендә без үзебезгә ышануларын күрәбез һәм бу гражданнар алдында зур җаваплылык турында сөйли: парламент күпчелеге партиясе буларак «Бердәм Россия» авырлыклардан һәм тәнкыйтьтән качмыйча илдә һәм республикадагы барлык уңышлар өчен дә, катлаулы карарлар өчен дә җавап бирә. Ышаныч бар – димәк, җаваплылык бар һәм без аны кабул итәбез.

     Шушы еллар эчендә без бергәләп тулы бер система төзедек: милли проектлардан алып «Безнең ишегалды», «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү», социаль инфраструктураны үстерү кебек республика программаларына кадәр. Дәүләт Советында һәм Дәүләт Думасында фракция депутатлары кирәкле закон проектларын тәкъдим итә, хөкүмәт аларны гамәлгә ашыра, партия структуралары һәм муниципалитетлар бу эшне урыннарда үтәлүен күзәтә, ә халык нәтиҗәне үз ишегалдында, мәктәптә, поликлиникада күрә.