«Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең 25 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасының Беренче Президенты,
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Югары Советы рәистәше
(2001 – 2010 еллар) Минтимер Шәймиев белән
интервью

2001 елның 1 декабрендә «Единство», «Отечество» һәм «Вся Россия» хәрәкәтләре берлегендә нигезләнгән, Россия өчен яңа булган «Всероссийская партия Единства и Отечества» исемле сәяси партиянең Гамәлгә кую съезды булды.
Партия әгъзалары (күптән инде партиядә булучылар һәм әле генә партия сафларына басучылар), тарафдарлар, «Татарстан-яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте активы һәм Бердәм Россия Яшь гвардиясе өчен сезнең теләкләрегез.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның илнең «Единая Россия» инициативасы белән тәкъдим ителә торган яисә аның булышлыгы ярдәмендә алып барылган өстенлекле проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше турындагы фикерегез белән, зинһар, уртаклашыгыз әле?
- «Единство», «Отечество» һәм «Вся Россия» хәрәкәтләренең берләшүе өчен нәрсә хәлиткеч булды? Мондый карарны кабул итү ни өчен нәкъ менә шул вакытта мөһим булды?
Минтимер Шәрип улы, Сез «Вся Россия»не төзүче лидерларның берсе булдыгыз. Илдә «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясен төзү өчен төп алшартлар кайчан барлыкка килде, шул хакта сөйләп китегезче?
Узган еллар дәвамында сайлаучыларыбызга безнең гамәлләребездә шикләнү өчен аз гына да сәбәп бирмәдек. Әйе, тәнкыйть, канәгатьсезлек бар иде, ләкин бу кешеләрнең хакимият эшенә табигый реакциясе. Әмма хакимияткә нәфрәт, сайлаулар вакытында ышаныч белдермәү теләге – мондый нәрсәләр булмады.
     Ләкин теләсә кайсы партия аның әгъзалары саны белән генә түгел, ә халыкны җәлеп итә алуы, йогынты ясавы һәм халык тарафыннан хуплануы белән көчле, соңгысын иң элек яуларга кирәк әле. Әгәр дә син үзеңнең яхшы эшләрең белән халыкның ышанычын яуламасаң, бернинди медиатехнологияләр дә ярдәм итмәячәк!
Алга таба өч хәрәкәтнең лидерлары – Мәскәү мэры Юрий Лужков, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу һәм мин берләшергә дигән уртак карарга килдек. Без бер-беребезне күптән белә идек, арабызда уртак позициягә комачау итә торган бернинди каршылыклар, фикер төрлелеге юк иде. Шул рәвешле, без «Единство и Отечество» – «Единая Россия» Бөтенроссия партиясенең Югары Советы рәистәшләре булдык. Партия исеменең үзе үк безнең барыбыз өчен дә мөһим алшарт булды, чөнки нинди генә заман булмасын, көч бердәмлектә.
Кешеләр үз вакытында базар мөнәсәбәтләренә җайлап кына керә алган, илдәге тамырдан үзгәрешләр, гади булмаган чорларда базар икътисадын җайга салган, республиканы тоташ газлаштыру, тузган торакны бетерү кебек кыю проектларны (ә ул проектлар күп регионнар өчен бүгенге көнгә дә хыял булып кына кала) гамәлгә ашырган хакимияткә ышаныч белдерүләрен дәвам итә. Кыскасы, без һәрвакытта да куйган максатларны гамәлгә ашырырга тырышабыз, халыкның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, ачыктан-ачык бергәләп эшләүне дәвам итәбез. Күбрәк тә әйтәм. Барлык «Единая Россия» партиясе безнең Татарстан региональ бүлеге кебек эшләргә тиеш.
– Татарстанда «Единая Россия» өчен тәүге сайлау кампаниясе 2003 елның декабрендә IV чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында булды. Тавыш биргән республика гражданнарының 59,53% ын җыеп, Партия ышанычлы җиңү яулады. Исегезгә төшерәм, 2002 елдан башлап бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча сайлауларның катнаш системасы кертелде. Ул вакытка республикада билгеле бер сәяси тәртип урнашкан иде инде, ул катлаулы сайлау кампаниясен лаеклы һәм ышанычлы итеп уздырырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, республикада сайлаулар тыныч шартларда узды.

Ә 2004 елның мартында III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды, аларны шулай ук федераль кагыйдәләр буенча уздырдылар: Дәүләт Советының 50 депутаты бермандатлы сайлау округлары буенча сайланды (бер округ – бер депутат). Тагын 50 депутат – сәяси партияләр тарафыннан чыгарылган кандидатларның исемлекләре буенча бердәм республика сайлау округыннан. Әлеге сайлаулар вакытында «Единая Россия» 77,27% тавыш җыйды, ягъни 100 депутатның 85е «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ бүлегеннән булды.

Сайлау алды кампанияләре вакытында сәяси оппонентлар узган заманда да, хәзер дә, Татарстан һәрвакыт «Единая Россия» өчен тавыш бирәчәк, диләр. Ни өчен шундый ышаныч? Чөнки Татарстан сайлаучысы республика һәм бөтен илдәге кебек үк, Татарстанда да «хакимият партиясе» буларак формалашкан партия җитәкчелегенә ышана. Сайлаучыларның ихтыяр белдерүе һәм алга таба партия эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Татарстанның беренче Президенты – ягъни мин, 2001 – 2010 елларда «Единая Россия» Югары Советы рәистәше булдым. 2010 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең Югары советы бюросы әгъзасы булып тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең региональ бүлеген җитәкли, парламентта партия әгъзалары абсолют күпчелекне алып тора, хөкүмәтне, министрлыкларны һәм ведомстволарны, җирле үзидарә органнарын, күп кенә предприятиеләрне һәм иҗтимагый оешмаларны «Единая Россия» әгъзалары җитәкли. Әйтергә кирәк, без һәрвакыт сайлауларда куйган максатларыбызны гамәлгә ашырдык. Татарстанда партия әгъзалары эшчәнлегенең төп үзенчәлеге элек тә, хәзер дә Татарстан халкының тормышын яхшырту максатыннан конкрет эшләргә юнәлдерелгән.
дип әйтә килдем. Димәк, Татарстанда «Единая Россия» командасы буш урында барлыкка килмәгән.

1999 елда, әйтеп үткәнемчә, «Вся Россия» блогын гамәлгә куйдык, республика җәмәгатьчелеге аңа ярдәм йөзеннән «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтен оештырды. 1999 елның 3 июлендә аның 1 нче Гамәлгә кую съезды булды. Яңа иҗтимагый-сәяси көч булдыру инициативасы белән берничә иҗтимагый оешма һәм берләшмә чыкты.

Хәрәкәтнең конструктив программасы республиканың моңа кадәр сәясәттә үз мөмкинлекләрен куллану өчен лаеклы платформа таба алмаган сәламәт, конструктив рухлы кешеләрендә кызыксыну уятты. Бу хәрәкәтне республикада хөрмәтле җитәкче, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның җитәкләве аларга ышаныч бирде. «ТНВ» сафларына абруйлы сәясәтчеләр, галимнәр, хәрбиләр, хезмәт коллективлары вәкилләре, эшкуарлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, гомумән, барлык социаль катлам һәм яшь төркемнәре вәкилләре, төрле сәяси карашлы һәм төрле тәгълиматлы кешеләр килде. Сүз уңаеннан, мондый хәрәкәтнең барлыкка килүе республикабызда граждан җәмгыятен төзү юлында әһәмиятле күренешкә әйләнде, дип саныйм.

1999 елның көзендә «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте булачак сайлауларда «Отечество – Вся Россия» сайлау блогын актив хупларга ниятләвен белдерде. Нигә? Чөнки, мин элегрәк билгеләп үткәнчә, «Вся Россия» урталыкта тора иде. Ә сәяси урталык традицияләре Татарстанда һәрвакыт шактый нык булды. Тарих үзе аның үсеше өчен кирәкле нигезне салды. Халыкның күпмилләтле булуы, төбәкнең катлаулы тарихы, республиканың хәзерге геосәяси урыны һәрвакыт сәяси карарларда аеруча саклык һәм бөтен нәрсәне исәпкә алуны, эчке сәясәттә урталыкта торуның кирәклеген билгеләде. Шул рәвешле, «ТНВ» хәрәкәте республика сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең яңа буынына нигез булды. «Вся Россия» яңа «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе составына кушылгач, үзенең киләчәген билгеләде һәм республикада иң абруйлы «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә әверелде. 2003 елда РФ Федерация Советы Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан хәрәкәтнең сәяси советы утырышында THBның «Единая Россия»гә кушылачагы игълан ителде. Партиягә ТНВдан ул вакытта Татарстанда өстәмә рәвештә 16 мең партиядәш килеп кушылды – ул вакытта хәрәкәт тарафдарлары саны шундый иде. Һәм алга таба ТНВ хәрәкәтендә катнашучыларның күбесе «Единая Россия» партиясе әгъзалары булды. Шунысы куанычлы, «ТНВ» хәрәкәте 25 ел дәвамында «Единая Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлегенең союздашы, стратегик партнеры һәм таянычы булып тора. Бу сәяси партияләргә ярдәм итүдә мондый системаның яшәргә сәләтле булуын күрсәтә.

Партия ТР Дәүләт Советында, Казан шәһәр Думасында күпчелекне тәшкил итә, муниципаль дәрәҗәдәге мандатлардан 70% артыграгы Партиягә туры килә. Дәүләт Думасында да Татарстаннан депутатлар саны шактый күп.
табарга һәм башка партияләр вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә. Ләкин иң мөһиме, минем уйлавымча, – үз йөзеңне югалтмаска. Безнең һәр эшләгән эшебез партия исеме белән бәйле, ә без аның әгъзалары булып торабыз. Шуңа күрә бер генә эш участогында да, партия мәнфәгатьләренә зыян китереп, җиңелергә хакыбыз юк. Син партия әгъзасы булсаң, репутацияңә тап төшмәскә тиеш!
– Шунысын билгеләп үтәргә тиешмен, шундый киң колачлы һәм гомумтанылган партия әгъзасы булу җиңел түгел, күп кенә кешелекле һәм эшлекле сыйфатларга ия булырга кирәк: үз сүзеңне әйтә белергә, үз позицияңне яклый белергә, уртак тел
Ишегаллары, әкренләп, дуслык, ярдәмләшү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту урынына әйләнә. Кешеләрне изге эшкә берләштерү өчен моннан да яхшырак чара уйлап тапмассың.
Ул сайлаучыларның 88,09% тавышын җыйды. Бу закончалыклы, чөнки аның ярдәмендә Татарстан күп нәрсәгә ирешә алды. Ә иң катлаулы бурычлар бары тик халык ярдәме булганда гына хәл ителә ала. Сине яклап чыктылар, сиңа ышаныч белдерделәр – син башка кеше, син көчлерәк буласың. Икенче яктан, үз халкың, үз сайлаучыларың өчен җаваплылык та арта.

Менә карагыз, бездә метро төзелде һәм алга таба аның төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә торак һәм юллар төзелеше күләмнәрен алыйк – күпме программа гамәлдә! Сез тагы кайда Республика башлыгы патронажында шуның кадәр программа табарсыз? Ул районнар буенча йөри, һәр сәфәр вакытында йә мәдәни үзәк, йә спорт объекты, йә мәктәп ачылышы, йә яңа йортка күченү күзәтелә. Моннан тыш, «Единая Россия» тарафыннан тәкъдим ителә торган программалар бездә һәрвакыт хуплана һәм гамәлгә ашырыла, шулай ук Татарстанда барлыкка килгән проектлар «Единая Россия» программасына да әверелә һәм бөтен илгә тарала. Мисал өчен, 2015 елда республикада Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча җәмәгать урыннарын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы старт алды, ул 2017 елда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектының нигезе булды. Һәм, шунысы мөһим, Татарстанның бу тәҗрибәсе «Единая Россия»нең «Шәһәр мохите» партия проектын булдырганда да исәпкә алынды, ә Рөстәм Нургали улы әлеге проектның иҗтимагый советы рәисе булды. 2020 елда Рөстәм Нургали улы «Единая Россия» тәкъдимен хуплады һәм «Безнең ишегалды» программасын эшләтеп җибәрде. Ул шулай ук регионнар өчен үрнәк булып, бөтен ил буенча гамәлгә кертелә башлады.
Сүз дә юк, бүген республика һәм ил үсешенә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бәяләп бетергесез өлеш кертә. Шулай дип әйтәм: ул үз вазыйфасына керешкәндә, мин барысы да яхшы буласын белдем һәм моңа ышанычым зур иде. Вакыт минем хаклыкны күрсәтте – ул икътисадта гына түгел, ә сәясәт өлкәсендә дә, бигрәк тә халыкара дәрәҗәдә, абруйлы һәм дәрәҗәле җитәкче булды.
Без республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрендә күп кенә уңышларга ирешә алдык, Россия регионнары арасында лидерлыкны саклап калдык, Татарстанның халыкара абруен ныгыттык. Шул ук вакытта, без традицион милли кыйммәтләребез нигезендә милләтара һәм динара татулыкны саклап, рухи барлыгыбызны яңартабыз һәм бүгенге катлаулы чынбарлыкта лаеклы яшәргә өйрәнәбез.
– Хәзерге вакытта «Единая Россия» әгъзасы буларак, партия вакыйгалары курсында булырга тырышам һәм бик зур эш тәҗрибәсе туплаган республика җитәкчелеге астында Татарстан региональ бүлегенең бүгенге көндә 21 федераль һәм 4 региональ проектны гамәлгә ашырганын беләм.
- Татарстан Республикасында партия командасын туплау процессы турында сөйләп китсәгез иде.
– Чыннан да, 2002 елда оештырылган партиянең Татарстан региональ бүлеге Россиядә партиянең оештыру ягыннан структуралаштырылган һәм актив эшләүче иң эре бүлекчәләренең берсе булып тора.
– Бу сәяси яктан да, икътисадый яктан да катлаулы чор иде. Россия икътисады яңа ыргылыш ясарга тиеш иде. Өстәвенә, нефтькә бәяләр төшә, димәк, бюджетка акча азрак керә. Сәнәгать өлкәсенә, авыл хуҗалыгына масштаблы инвестицияләр җәлеп итү бурычы хакимияттән базарны алга таба либеральләштерү ягына адым ясавын таләп итте. Без конкуренциянең тигез шартларын булдыру, кече бизнес өчен уңайлы шартларны җайга салу, илебезнең товар җитештерүчесен яклау юлын сайладык. Әмма федерализм идеяләрен раслау, сүз иреген һәм демократик институтларны ныгыту белән беррәттән, булган социаль стандартлар планкасын күтәрергә кирәк иде. Халык та бу юлы реформаларның аның хисабына бармавын тоярга тиеш иде. Без авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьне, шул исәптән тирән кризиста калган оборона предприятиеләрен торгызуга җитди алындык. Һәм әгәр сәясәттә без урталыкта торсак, икътисадта уңлылар яклы булдык. Чөнки реформаларны тәвәккәлрәк үткәрергә һәм базар хуҗалыгы юлына басарга кирәк иде.

Минемчә, партия оешуның башлангыч чорында кешеләр белән сөйләшү, илдә барган вакыйгаларны аңлату, халыкның төрле катламнары белән элемтә урнаштыру һ.б. бик мөһим иде. Ул елларда без партиянең төбәк конференцияләрен үткәрдек, партия әгъзаларының һәм тарафдарларының гына түгел, ә гади гражданнарның да анда яңгыраган тәкъдимнәрен анализладык һәм гомумиләштердек. Шулай итеп, партиянең программалары, максатлары һәм бурычлары халыкның фикерләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелде. Ул вакытта без гражданнарга аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәрлек бик нәтиҗәле эшләү рәвешен уйлап таптык, әйтик, партия вәкилләре, депутатлар һәм хакимият органнары вәкилләре белән турыдан-туры аралашу урыннары – бөтен ил буенча партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләрен ачтык һәм гражданнарны кабул итә башладык. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бу мөһим юнәлеш партия эшчәнлегендә алга таба да лаеклы дәвам итте. Шуңа бәйле рәвештә мин «Единая Россия»нең ил халкының тәкъдимнәренә нигезләнгән Халык программасы форматында партиянең хәзерге стратегиясен тулысынча хуплыйм. Гамәлдәге программа буенча хисап буенча да, 2026 елның сентябрендә булачак сайлауларның яңа Халык программасын эшләү буенча да вакыйгаларны күзәтәм.

Хәзер Партиянең Татарстан региональ бүлеге Партия әгъзалары һәм Партия тарафдарлары саны буенча илдәге барлык региональ бүлекләр арасында иң эреләрдән санала, аның төгәл структурасы бар, хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармаклары арасында үзара хезмәттәшлек җайга салынган.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, сүз өч хәрәкәт лидерларының гади генә берләшүе турында түгел, ә җитди эшләүгә һәм башка сәяси партияләргә чын конкурент булырга юнәлдерелгән, яңа мөмкинлекләре һәм реформаторлык куәте булган партия төзү хакында барды. Һәрхәлдә, үзебезнең яңа партияне без 2003 – 2004 еллар сайлауларына гына төземәдек. Эш шунда ки, бездә партия төзелешендә алдагы перспектива белән эшләргә омтылган күп кенә сәләтле, төпле кешеләр барлыгы ачыкланды. Шуңа күрә вакыт узу белән җитди беренчел оешмалары булган, халыкның һәрьяклап хуплавын тапкан партиянең куәтле һәм тотрыклы сәяси көчкә әйләнүенә минем шигем юк иде. Бу шулай булды да.
Хәрәкәтләрне берләштерү өчен хәлиткеч нигез турында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин 2001 елда узган безнең Гамәлгә кую съездындагы чыгышында бик күләмле итеп әйтте.
Сүзен-сүзгә әйтеп китәм: «Сез илнең абруйлы сәяси көчләренең Россия җәмгыятендә бара торган берләштерү процессларына чынлыкта ничек ярдәм итә алуыгызны күрсәттегез. Сезнең бу уңайдан берләшүегез тулысынча акланды. Сәяси радикальлек чоры үткәндә кала. Бүген җәмгыятьтә вакыт һәм кәеф дулкынын тоя алган көчләр җиңеп чыга. Киләчәк үз амбицияләрен җиңәргә һәм тар корпоратив мәнфәгатьләрдән баш тартырга сәләтле кешеләр кулында. Сәяси лидерлыкка дәгъва итүче партия буларак сез беренче адымнар ясыйсыз. Ләкин сез партияне буш урында төземисез. Бүген берләшкән һәр хәрәкәтнең үз сайлаучылары, үз тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре бар. Һәм мин сезгә чын күңелдән эшләп тапкан ресурсларыгыз белән нәтиҗәле эш итүегезне, соңгы вакытта ирешелгән уңышларның барысын да арттыруыгызны телим».
Шуны әйтергә тиешмен, без аның сүзләрен эш башлау өчен этәргеч итеп кабул иттек һәм, минемчә, без, уңышлы сәяси тәҗрибәбезгә таянып, яңа «Единая Россия» партиясен төзү өчен ныклы нигез сала алдык.
– Әйткәнемчә, Дәүләт Думасына сайлаудан соң – 2000 еллар башына без максатыбызга ирештек: без, «Единство» һәм ОВР, беренче мәртәбә депутат мандатларының күпчелеген җыя алдык. 2000 елда Владимир Путин ил Президенты булды һәм без, регионнарның ярдәменә таянып, реформаларны алып бару функциясен үтәргә сәләтле яңа көчле партия булдырып, яңа Президент белән берләшү карарын кабул иттек. Иң башта бу 2001 елның апрелендә үзәкләштерелгән көчләрнең Координацион советын төзүгә китерде.
– 90 нчы елларда төп икътисадый реформалар барышында партия төзелеше процессы бик тиз һәм буталчык барды, партияләрнең кайсылары үсеп сәяси мәйданда ныгып калды, калганнары исә сайлаулар алдында гына барлыкка килеп алардан соң юкка чыгалар иде. Билгеле бер идеяләр, платформалар игълан итеп, кешеләр өчен кызыклы булып, үз тарафдарларын табып, дәүләт хакимият органнарына үз вәкилләрен сайлап соңыннан бер нәрсә өчен дә җавап бирмәгән партияләр дә булды. Без партияләрнең сайлау процессында тулы канлы субъектлар булырга, илнең закон чыгару органы эшендә актив катнашырга һәм тавыш биргән карарлар өчен җавап бирергә тиешлеген аңлаганчы шактый вакыт узды. Шуңа күрә 1999 елга II чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы составында анда өстенлек тоткан «коммунистлар канаты» депутатларына конкурент булырга сәләтле төпле партияләр юк иде.

Дәүләт Думасында сәяси көчләрнең бүленеше җәмгыятьтәге кәефләрнең һәм аның омтылышларының үзгәреп торучан характерына туры килми иде инде. Телевизион каналларның туры эфирында уң һәм сул сәяси төркемнәрнең туктаусыз кискен көрәше халыкның партияләргә һәм аларның җитәкчеләренә карата ышанычын югалтуга китерде. Парламент буталчыклыгы вакытында илдә, шулай дип әйтеп булса, төбәкләрдәге фикер алышу барды. Кешеләрне торган саен глобаль проблемаларга караганда күбрәк үз республикасы, крае, өлкәсенең көндәлек мәнфәгатьләре кызыксындыра башлады. Әмма бер генә хәрәкәт, бер генә партия дә төбәкләрнең игълан ителгән хокукларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алган яңа Россия Федерациясенең алга таба торгызылуы программасын тәкъдим итә алмады. Шуңа күрә ул көннәрдә илнең сәяси мәйданына регионнардан яңа сәяси көчләр чыга башлады.

1998 елның ахырында Мәскәү мэры Юрий Лужков җитәкчелегендә «Отечество» партиясе барлыкка килде. Ә 1999 елның маенда без, берничә Федерация субъекты җитәкчеләре, 1999 елның декабрендә киләчәк III чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда конструктив дума күпчелеген булдыру теләгеннән чыгып, «Вся Россия» иҗтимагый-сәяси блогын гамәлгә куйдык. Аннары ул «Вся Россия» хәрәкәтенә үсте. Безнең позиция күп нәрсәләрдә «Отечество» партиясе позициясе белән туры килде. Көрәш кискен булырга охшый иде, һәм без Дәүләт Думасына сайлауда безнең хәрәкәтләрнең көчләрен берләштереп һәм «Отечество – Вся Россия» (ОВР) блогын булдырып кына җиңүгә ирешеп булыр дигән карарга килдек. Аның партия исемлеген җитәкләргә Евгений Максимович Примаковка тәкъдим иттек. «Дәүләт Думасында үзәк партияләр һәм хәрәкәтләр урынын биләүгә дәгъвалаучы Примаков-Лужков-Шәймиев» «зур өчлек» блогын булдыру сул сәяси көчләрнең сайлау алды амбицияләрен тар-мар итә», – дип язды ул вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары. Шуңа күрә блокка шунда ук ярсулы һөҗүм башланды, әмма ул безне тигезлектән чыгара алмады. Безне бары тик цивилизацияле демократик үсеш юлыннан шулай аз гына алга китә алуыбыз борчуга сала иде.

Владимир Владимирович Путинны Россия Федерациясе премьер-министры итеп билгеләп куйганнан һәм Россия Президенты Б.Ельцинның нәкъ менә аның Россия Федерациясе Президенты урынына дәвамчы булуын игълан иткәннән соң барлыкка килгән тагын бер яңа сайлау блогы – «Единство» илебез хакына берләшүдә безнең омтылышлар белән уртак иде. Блокны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары зыяннарын бетерү министры Сергей Шойгу җитәкләде. Әлбәттә, шунда ук ОВРны «Единство»га каршы кую башланып китте. «Единство» Путинны яклый, ә менә ОВР юк, имеш. Сайлау алды сөремендә безнең көндәшләр нечкәлекләргә кереп тормады. Чынлыкта исә, бөтен өч хәрәкәтнең дә идеологик платформасы уртак иде. ОВР блогы үзәкләштерү нигезендә төзелде, шул ук максатлар «Единство»га да куелды. Аннары ул вакытка безнең Владимир Владимирович белән дә, Сергей Кужугетович белән дә шәхси мөнәсәбәтләр яхшы иде. 1999 елның ноябрендә, сайлау алдыннан, Сергей Шойгу «Единство»ның лидеры буларак Казанга килде һәм без, сайлау алды вазгыяте хакында тәфсилләп фикер алышып, уртак бурычны билгеләдек: коммунистлар озак һәм системалы рәвештә эшләгән сайлаучыларның тавышлары өчен җитди көрәшергә.
Шуны әйтергә тиеш дип саныйм, безнең ОВР блогы ул чорның төп бурычын намус белән башкарып чыкты. Көчле нигезләнмәгән тәнкыйтькә һәм бөтенләй дә гадел булмаган һөҗүмнәргә карамастан, ОВР блогы Россия буенча 13,33% тавыш җыйды. «Единство» – 23,32%, ә КПРФ 24,29% тавыш җыюга иреште. Нәтиҗәдә шунысы ачыкланды: үз принципиаль үзәк позициясе булган ОВР фракциясе булмаса, Дәүләт Думасында сул күпчелек өстенлеге дәвам иткән булыр иде.
Ул вакытта әле генә административ-командалы икътисадтан һәм бер партияле сәяси системадан демократик хокуклар һәм ирекләр системасына атлаган беребездә дә мөстәкыйль партияләр һәм хәрәкәтләр төзүнең бернинди дә тәҗрибәсе юк иде. 1986 елда СССРда төрле юнәлештәге формаль булмаган берләшмәләрне легальләштергән документ кабул ителгән булса да, аларны булдыруның беренче тәҗрибәләре бернинди нәтиҗә дә бирмәде.
Татарстанда «Единая Россия» өчен тәүге сайлаулар. Алар ничек узды? Сайлау кампаниясе нәрсәгә нигезләнгән иде? Ни өчен Татарстан халкы яңа сәяси көчне шунда ук хуплады?
Ул вакытта Партия алга сөргән нинди төп карарлар илнең тотрыклы һәм динамикалы үсеше өчен нигез булды?
– Үзгәртеп кору елларының хәлиткеч вакыйгаларында турыдан-туры катнашучы буларак мин шуны әйтергә тиеш: 2001 елда «Единая Россия» яңа бөтенроссия партиясе төзелгәнче, илебездә күппартияле сәяси система формалашуының озакка сузылган процессы барды.
Партияләрне оештыру өчен төп вакыйгалар түбәндәгеләр булды: 1990 елның 14 мартында СССР Конституциясенең Коммунистлар партиясенең җитәкче роле турындагы 6 статьясын юкка чыгару һәм 1993 елда Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү, анда Россия Федерациясендә күппартияле системаны билгеләү беркетелгән була
Иң мөһиме – ул татарстанлыларның өметен аклады. Республика халкы аңа ышана, аны хуплый һәм Татарстанда үз киләчәген төзи. Бу ышаныч узган елның 14 сентябрендә Татарстан Рәисен сайлаулар нәтиҗәләрендә тулысынча чагылыш тапты.
Шуны да ассызыклап үтәсем килә, Татарстанның чирек гасыр дәвамында уңышлы үсеше – республика һәм «Единая Россия» партиясе җитәкчелегенең җаваплы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе
«Безнең ишегалды» – искиткеч программа, ул мине шатландыра һәм сокландыра. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, яктыртылган җәяүлеләр маршрутлары, ял итү зоналары һәм аралашу өчен куркынычсыз урыннар барлыкка килде. Бу программа Татарстандагы һәр өченче кешенең көндәлек тормышына үзгәреш кертте диләр. Бу, чыннан да, шәп! Ләкин бит төзелеш белән генә барысы да хәл ителми, аларның эшләве мөһим. Хәзер барлык ишегалларында «Күрше» фестивале узуын ишетәм. Бу – искиткеч масштаблы грант бәйгесе, ул шулай ук Татарстан Рәисе тарафыннан башлап җибәрелде. Кешеләр гаиләләре белән ишегалларына җыелалар, бер-берсе белән танышалар, бииләр, җырлыйлар, спорт уеннарында катнашалар, кыскасы, бергә ял итәләр, аралашалар...