«Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин белән «Единая Россия» чирек гасыр дәвамында ныклыкка сынауны узды һәм сайлаучыларның ышанычын яулады» темасына интервью

«Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин белән «Единая Россия» чирек гасыр дәвамында ныклыкка сынауны узды һәм сайлаучыларның ышанычын яулады» темасына интервью

Быел «Единая Россия» партиясе чирек гасырлык юбилеен – аны төзегән көнгә 25 ел тулуны билгеләп үтә.
Шушы мөһим вакыйга алдыннан без «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштык.
   Күпләр ул замандагы социаль-сәяси вазгыятьнең бөтен авырлыгын хәтерли. Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операция бара. 
1998 елгы дефолт, бу вакытта дистәләгән мең кече һәм урта бизнес-структура ишелде, кешеләр банклардагы акчаларын югалтты, иртәгесе көнгә ышаныч югалды. Түләмәү очраклары артты, җитештерү өлкәсе таркалды... Миллионлаган кеше фәкыйрьлекнең чигенә чыкты: алар, мәйданнарга чыгып, хезмәт хакын арттыруны түгел, ә аның вакытында түләнүен таләп итте. Дәүләт бурычы илнең ел дәвамында җитештергән продукциясеннән 1,5 тапкырга артты. Актив кешеләр һәм регионнар нәрсәне дә булса үзгәртү зарурлыгын аңлады – Юрий Лужков җитәкчелегендә – «Отечество», Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә «Вся Россия» хәрәкәтләре төзелде, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу җитәкчелегендәге «Единство» үзен танытты. Владимир Владимирович Путинны Россия Президенты итеп сайлагач, җәмгыятьтә аны берләштерү һәм илне ныгыту процесслары башланып китте, алар «Единая Россия» партиясен төзүгә китерде. Ил җитәкчесе башлангычы белән тәкъдим ителгән үзгәрешләр курсын хуплау төп фактор булды.

   2001 елның 1 декабрендә Мәскәүдә «Единая Россия» партиясен Гамәлгә кую съезды үтте. Анда партия демократик үзәк юнәлешендәге сәяси оешма буларак игълан ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Минтимер Шәрип улы Шәймиев партия рәистәшләренең берсе булып сайланды, шуңа күрә Татарстан яңа сәяси көчне үстерүдә турыдан-туры катнашты.

   «Единая Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге 3 айдан соң 2002 елның февралендә төзелде. Ул вакытта аның эшендә 246 партия әгъзасы катнашты. Аның эшчәнлегенең беренче чорында ук – 2003 – 2004 еллар сайлау кампанияләрендә (Дәүләт Думасы депутатларын, Россия Президентын һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар) партиягә яңа әгъзалар килүе сизелерлек артты. Аның тарафдарлары саны да үсте. Шул ук вакытта республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре эшли башлады, җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәре булдырылды.

   Шуны да әйтергә кирәк, авыр мәсьәләләрне хәл кылган саен гражданнар тарафыннан хуплау ныгый барды: 2003 елда «Единая Россия» Дәүләт Думасына үзе өчен беренче булган сайлауда 37,6% (Татарстанда – 59,53%) тавыш җыеп җиңсә, 2007 елда партия россиялеләрнең инде 64,3% (Татарстанда – 81,07%) тавышын җыйды. Шуңа күрә бүген «Единая Россия» – илнең куәтле сәяси көче.
Партиянең Татарстан региональ бүлеге илдә иң күпсанлы бүлекләрнең берсе, аның сафларында 130 меңнән артык партияле санала. Татарстан Дәүләт Советында, урыннардагы хакимиятнең вәкиллекле органнарында «Единая Россия»нең иң эре фракцияләре төзелде, бу гамәлләрнең килешенгән булуын һәм Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
— Фәрит Хәйрулла улы, «Единая Россия» партиясенә быелның декабрендә 25 ел тула. Сәяси көч нинди юл узды һәм бу чорда нинди мөһим үзгәрешләр булды?
— Безнең партия илнең сәяси киңлегендә Россия дәүләтчелеге иң җитди сынаулар үткән вакытта чорлар киселеше дәверендә барлыкка килде.
     Ул милли проектларны гамәлгә ашыру, тармакларны үстерү, социаль ярдәм чараларын камилләштерү белән бәйле карарларны законнар белән беркетүне тәэмин итте.

     Ана булуны, ата булуны һәм балачакны яклау, тулаем алганда, ныклы гаилә – безнең эшнең төп юнәлешләренең берсе. Федераль программалардан тыш, республикада социаль ярдәмнең үз чаралары да уңышлы гамәлгә ашырыла. Болар: авыл җирендә бала тапкан өчен түләүләр, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә транспортта йөрүгә ташламалар, студентлар гаиләләренә ярдәм итү. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 5 ел эчендә 1,4 тапкырга артты һәм 60 меңгә якын гаилә тәшкил итә, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.

     Партия Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән карарларын һәрдаим хуплады: мәсәлән, социаль газлаштыру, тузган торакны бетерү һәм кешеләрне яңа иркен фатирларга күчерү, балалы яшь гаиләләргә дә яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру.
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика икътисадын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Иннополиска нигез салынды,
IT-парклар, районнарда яңа махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать мәйданчыклары булдырылды, һәм, тулаем алганда, бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар тәкъдим ителде.
     Бүген Татарстан – Россиянең терәк регионы, социаль-икътисадый үсешнең күп күрсәткечләре буенча лидер. Узган ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты 5,7 трлн. сум, сәнәгать җитештерүе индексы - 109,9 %, 2025 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 400 млрд. сумнан артып китте. 2021 елдан башлап ел саен 3 млн. (шул исәптән узган елда рекордлы 3,5 млн.) кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла.

     Нык икътисад һәм куәтле сәнәгать базасы, тормышның яңа сыйфаты эре чаралар үткәрергә мөмкинлек бирде, шулар арасында, исегезгә төшерәм:
- Казанның меңьеллыгы (2005 ел);
- Бөтендөнья җәйге Универсиадасы (2013 ел);
- Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015 ел);
- Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары (2018 ел);
- Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты (2019 ел);
- БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты (2024 ел);
- 17-19 июньгә «Россия – АСЕАН» саммиты планлаштырылган (2026 ел).

     Әлбәттә, бу мөһим, әмма сайлаучыга башка мәсьәләләр дә кызыклы. Балалар бакчасына чират юкка чыктымы, мәктәпкә урнашу, табибка язылу, белешмә алу күпмегә җиңеләйде, өйләрдә җылылык, газ бармы (һәм алар күпме тора), үз эшеңне ничек ачарга һәм җәмәгать урыннарын ничек яхшырак итәргә. Партия бу юнәлешләрдә эшләвен дәвам итә.
— Мондый нәрсә бар. Бу елларда татарстанлылар тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды, әмма, һичшиксез, безнең игътибарны таләп итә торган мәсьәләләр һәрвакыт булачак. Без төрле фикерләргә һәм тәкъдимнәргә колак салдык һәм салачакбыз. Партиянең көче нәкъ менә шунда дип саныйм. Без җаваплылыктан курыкмыйбыз.
«Единая Россия»не еш кына «хакимият партиясе» дип атыйлар. Бу зур җаваплылык йөкли. Уңышлары турында артык сөйләмәсәләр дә, уңышсыз һәрбер адым хакында рәхәтләнеп фикер алышалар…
     «Единая Россия» дәүләтчелекне ныгытуга күп көч куйды. Икътисад, сәнәгать базасы, эшкуарлыкның 90 нчы еллардагы торышы һәм бүгенгесе – ул ике төрле Россия. Әмма иң төп нәрсә – һәр регионда һәм муниципалитетта кешеләрнең тормышы яхшыра. «Единая Россия» социаль җаваплылык партиясе дигән статусны раслады.
     Татарстан инвестицион климат торышы буенча Россия төбәкләре арасында 1 урынны алды (Мәскәү белән беррәттән).
     Моннан тыш, «Парклар һәм скверларны үстерү» (2015 ел), «Безнең ишегалды» (2020 ел) программаларына башлангыч бирелде, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасы старт алды (2025 ел).
     Боларның нәтиҗәсендә шәһәрләр һәм авыллар, кече торак пунктлар матурлана, безнең тирәдәге тормыш – һәр ишегалды, һәр урам – яхшы якка үзгәрә.
     Мин Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап күп йөрим. Бөтен җирдә диярлек уңай динамика бар. Бу уңышларның барысында да партиянең Халык программасын тәэмин итү өчен безнең фракцияләр депутатлары тарафыннан әзерләнгән һәм оператив рәвештә кабул ителгән структур чараларның, тикшерелгән карарларның, пакетлы һәм төгәл мәсьәләгә багышланган норматив актларның роле зур.
     Хәзер Халык программасында җәмгыять тормышының барлык төп өлкәләрен колачлаган дүрт йөзгә якын нигезләмә бар. Аның барлык
17 бүлеге дә Россия Президенты күрсәтмәләре, илкүләм үсеш максатлары һәм илкүләм проектлар белән кисешә. Ә төгәл күрсәткечләргә һәм исәпләп була торган индикаторларга (800 дән артык) хакимият органнары, җирле һәм беренчел партия оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре белән партнерлыкта партия проектларын гамәлгә ашыру аша ирешелә.
     Социаль газлаштыруга аерым игътибар бирәбез. Программаны эшләтеп җибәрү инициативасын Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасы барышында белдергән иде. Партия, аның фикерен үстереп, газны гражданнарның йорт биләмәләре чикләренә кадәр бушлай кертүне күздә тоткан закон проектын эшләде. 2021 елдан башлап 40 меңнән артык гариза үтәлгән, газ программасы тулыландырылганнан соң газ йөзләгән бакча ширкәтенә җиткерелгән (бүгенге көндә газлаштыру дәрәҗәсе 97,8% тәшкил итә). Торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча күптән көтелгән, федераль үзәк белән килештерелгән эш башланып китте, ул коммуналь челтәрләрнең күләмен һәм яңарту темпын берничә мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирде.
Дәүләт Советында партия фракциясе ярдәмендә махсус операция башыннан сугышчыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын тәэмин итү, аларга ташламалар бирү буенча ике дистәдән артык закон һәм башка норматив хокукый актлар кабул ителде. Махсус хәрби операцияветераннарын эшкә урнаштыру һәм һөнәри яңадан әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
— Беренче көннән башлап республикадан партия әгъзалары әлеге мәсьәләләрдә актив позицияне алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен ил Югары Башкомандующий, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Ватанны саклаучылар тирәсендә берләште.
     Партиянең депутатлар корпусының персональ җаваплылыгы зонасында – хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең көндәлек ихтыяҗлары. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар даими рәвештә бу гаиләләрдә булалар, аларның көнкүреш, юридик һәм социаль мәсьәләләрен хәл итүдә конкрет ярдәм күрсәтәләр.

     Бу эштә парламентның гамәлдәге депутатлары – махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шулай ук муниципалитетларның вәкиллекле органнарына Бердәм тавыш бирү көне – 2025 йомгаклары буенча сайланган 113 махсус хәрби операция ветеранының (шул исәптән 80 – «Единая Россия»дән) тәҗрибәсенә таянабыз. Республика шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләрендә актив эшли, социаль объектларны – мәктәпләрне, балалар бакчаларын, поликлиникаларны, күпфатирлы йортларны торгыза, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүгә һәм бик күп башка эшләргә ярдәм итә.

     Партия гуманитар йөкләрне туплауда һәм җибәрүдә, гуманитар штабларда волонтерлык эшендә актив катнаша. 2022 елның февраленнән партиянең Татарстан региональ бүлеге химаясе астында барлыгы 289 йөк машинасы җибәрелде – бу 4452 тонна гуманитар ярдәм. Гуманитар миссияләрдә Дәүләт Советы депутатлары, яшь гвардиячеләр, безнең тарафдарлар катнашты. Форсаттан файдаланып, бу эш өчен барлык татарстанлыларга һәм безнең активка рәхмәтемне белдерәсем килә.
— Тулысынча аклады. Партия әгъзаларының уртак эше территорияләрнең социаль-икътисадый үсешенең конкрет мәсьәләләрен, барыннан да элек законнар дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкинлек бирде.
     Моннан тыш, 2011 елдан башлап Татарстанда федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән эшче төркемнәр рәвешендә хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары хезмәттәшлегенең тагын бер механизмы эшли. Парламентарийлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, Татарстанның дәүләт программаларында максималь катнашуын кертеп, республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләрен хәл итәләр. Шулай ук Россия Федераль Собраниесендә республиканың закон чыгару инициативаларын үткәрү өстендә бергәләп эшлибез. Шуңа күрә, татарстанлыларның сайлауларда катнашуы бик мөһим. Парламентта тавышыбыз никадәр көчлерәк булса, монда, туган республикабызда инициативалар һәм конкрет карарлар да шулкадәр күбрәк гамәлгә ашырылачак.
— Чирек гасыр эчендә «Единая Россия» ныклыкка сынауны узды һәм сайлаучыларның ышанычын яулады, шуның белән илдәге тотрыклылыкны тәэмин итте. Минемчә, бу төп нәтиҗә.
     Киләчәк бурычларга килгәндә, партиянең бурычлары бихисап. «Единая Россия» максатлары Ватанына файда китерергә омтылучы күпчелек кешеләрнең өметләре белән туры килә. Аларны гамәлгә ашыру – партиянең турыдан-туры җаваплылыгы. Ышанам, уртак тырышлык белән без теләгебезгә ирешербез, безнең уртак йортыбыз тагын да уңайлырак булыр һәм чәчәк атар.

     Партиябезнең 25 еллык юбилее алдыннан мин партиядәшләребезгә һәм тарафдарларыбызга, республиканың битараф булмаган барлык гражданнарына безнең күпмилләтле Ватаныбыз хакына билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда яңа уңышлар, бердәмлек һәм тырышлык телим!
Мисал өчен, 2024 елда социаль өлкә һәм шәһәр мохитен үстерү, гаилә сәясәте, цифрлаштыру буенча яңа өлешләр, Россиянең яңа төбәкләренә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган мөһим бүлекләр өстәлде.
— Халык программасы 2021 елның узган Дума кампаниясе барышында илебез гражданнарыннан алынган 2,5 миллионнан артык, шул исәптән татарстанлылардан килгән 6 мең инициативаны да кертеп, тәкъдим нигезендә төзелгән иде. Бу күләмле документка халык дигән статус исеменә карап кына түгел, ә халкыбызның көнүзәк проблемаларын үзенә туплаганга күрә бирелде.
     Программа «тере» документ булып кала, ул даими рәвештә тулыландырыла һәм яңартыла. Узган чорда аңа 70 тән артык өстәмә нигезләмә һәм заманның актуаль таләпләрен һәм җәмгыять ихтыяҗларын чагылдырган берничә яңа бүлек кертелде.
- Фәрит Хәйрулла улы, партия зур тарихи юл үтте. Сез аны ничек бәялисез һәм партиянең Татарстан бүлегенең алга таба планнары нинди?
- Фәрит Хәйрулла улы, моннан ике дистә ел элек төзелгән барлык дәрәҗәдәге депутатларны берләштерүче «Единая Россия»нең партия вертикале үзен ни дәрәҗәдә аклады?
- Халык программасының төп өстенлекләре турында сөйләгәндә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, яңа регионнарны үстерүгә багышланган бүлекләргә тукталмыйча һич мөмкин түгел. Бу турыда тулырак сөйләгезче.
- Халык программасы турында аерым сөйләшәсе килә. Нәрсә ул һәм ничек эшли?
     Халык программасының нәтиҗәсе – йөзләрчә төзелгән, ремонтланган һәм җиһазландырылган мәктәп, хастаханә, йөзләгән километрлы автомобиль юллары, төзекләндерелгән парклар һәм ишегаллары. Болар барысы да – программага тәкъдимнәр юллаганда кешеләр үзләре сораган эшләр.
     Якын көннәрдә Партия 2.0 Халык программасының яңа версиясен тәкъдим итәчәк. Ул киң җәмәгатьчелек белән фикер алышуларның нәтиҗәсе булып торачак: Татарстан халкыннан гына да 43 мең язма тәкъдим керде.
    Исегезгә төшерәм, республикада Халык программасын гамәлгә ашыру партиянең Югары советы бюросы әгъзасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора.