Россиядә агросәнәгать лидеры
$539+ млн – 2025 елда Татарстан аграр продукциясе экспорты күләме (2021 елга +140 млн). Татарстан икмәген, май продукциясен, кондитер һәм хәләл продукцияне 49 ил сатып ала. 150 предприятие чит ил базарларына керү мөмкинлеген бирә торган «Хәләл» сертификатларына ия.
Республика сөт җитештерү буенча илдә беренче урынны, бәрәңге җыю буенча икенче урында тора, шулай ук ит, йомырка, шикәр чөгендере һәм икмәк җыю буенча унлыкка керә.
2025 елда 2,4 млн тонна сөт җитештерелде — Россиядә беренче урын. Кошчылык предприятиеләре ел саен 1,6 млрд тан артык йомырка җитештерә, ит күләме — 524,4 мең тонна. Татарстанда 2,6 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 400 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) һәм 215 кооператив эшли – аларның гомуми продукция күләмендәге өлеше 40% тәшкил итте.
400+ млрд сум – 2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме. АСКның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате белән бергә тулаем продукция күләме 772 млрд сумга җитте. 4,6 млн тонна икмәк җыелды, уртача уңдырышлылык 35,9 ц/га. Ел саен республика 1 млн тонна майлы культуралар, 2,3 млн тонна шикәр чөгендере, 1053,5 мең тонна бәрәңге һәм 285,1 мең тонн яшелчә җитештерә.
$45 млн – 2025 елда хәләл продукция экспорты
Агропродукция сатып алучылар
35,9 ц/га – уртача уңдырышлылык
772 млрд сум азык сәнәгатен дә кертеп
2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләмә
По данным буклета «Есть результат!»
Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, ә күршеләр белән дә бүлешә: биредә һәр кешегә сөт нормасыннан 161%, ит 118% һәм йомырка 132% күләмендә җитештерелә
Үсеш алган авыл территорияләре
Продукция сыйфаты буенча лидерлык
Татарстан АПКны цифрлы трансформация буенча Россиядә лидерлар арасында. Республика фәнни тикшеренүләрне һәм ясалма интеллектны авыл хуҗалыгына кертә, генетика һәм биотехнологияләргә инвестицияли. Монда икмәкнең корылыкка чыдам сортлары, генетик ресурслар белән идарә итү системасы һәм «малның цифрлы паспорты» булдырыла. Терлекчелектә ЯИ авыруларны иртә ачыклауда ярдәм итә, ә төгәл игенчелек БПЛА ярдәмендә кырларны күзәтүне күздә тота.